«Елмаюың белән уртаклаш»: аралашу сәгате (18+)

7 декабрь көнне 3 нче санлы китапханә Инвалидлар ункөнлеге кысаларында үзенең укучыларын әлеге вакыйгага багышланган «Елмаюың белән уртаклаш» дигән аралашу сәгатенә чакырды. 

Чарада «Ялкын» өлкәннәр клубы әгъзалары катнашты.

поделись
DSC02241
DSC02229

Кунаклар җылы, дустанә аралашу рухында шатлыклары белән уртаклаша, үзләрен борчыган мәсьәләләр турында сөйләшә, викторинада катнаша, дулкынландыргыч шигырьләрне тыңлый алды. Бу көн безнең җәмгыять өчен авыр шартларда уңышка ирешә белү, максатчанлык, ихтыяр көченә соклану өчен бик кирәк.

Катнашучылар игътибарына организмны ныгыту һәм гомерне озынайту өчен нишләргә кирәк икәнлеге турында сөйләүче әдәбият тәкъдим ителде. Барысы да теге яки бу авыруга каршы үзләре белгән халык рецептлары белән уртаклашты. Китапханәче укучыларга бик күп киңәшләр бирүче «Будь здоров», «ЗОЖ» журналларын тәкъдим итте, дару үләннәре, кайбер чирләрне дәвалау һәм кисәтү турында әдәбият белән таныштырды. 

2 нче балалар музыка мәктәбе укытучысы-оештыручысы Әхмәтова Лилия Зәет кызы үзенең мөлаем елмаюы һәм яхшы кәефе белән уртаклашты. Ул әниләр, мәхәббәт, үзара аңлашу һәм теләктәшлек нигезе булган гаилә турында җырлар башкарды. Китапханәнең актив укучысы Нәкыя Хәбибуллинаның дулкынландыргыч итеп шигырь укуы беркемне дә битараф калдырмады. 

Чара азагында алып баручы барлык кунакларга сәламәтлек, тормыш дәрте, максатларына ирешүләрен теләде һәм әйләнә-тирәбездә бары тик яхшылык, мәхәббәт һәм мәрхәмәт булсын өчен үзебезнең кулдан килгәнне эшләргә чакырды. 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: